Татарстанга кызу көннәр кайтты. Россиянең Татарстан буенча ГТХМ идарәсе суда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә ниятләде.
- Кояшта озак булып кинәт суга кермәгез – мускулларны көзән җыеруы ихтимал. Җиһазланмаган, су төбе тикшерелмәгән һәм коткаручы посты булмаган урыннарда су кермәгез.
Шулай ук таныш булмаган җирләрдә чуму, калкавычтан ары йөзү һәм кеше тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерүче уеннар уйнарга тыела. Өреп кабартылган матрасларда ерак йөзеп кермәскә, зур көймәләргә якынаймаска. Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләрне тимичә су өстендә генә йөзергә кирәк.
- Әгәр дә аяклар белән куллар сабаклар белән бәйләнсә, туктап калыгыз (шуның өчен йөзеп чыгар өчен “чирткеч” рәвешендә калыгыз) һәм алардан бушаныгыз. – аңлаталар белгечләр.
Һәм иң мөһиме - балаларны күзегүсез клдырмаска һәм су кергәндә исерткеч эчемлекләр эчмәскә.