Баулы паркында чаралар узды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Баулының Җиңү паркында төрле мәйданчыклар эшләделәр. Сәнгать мәктәбе янында балалар мольбертларда рәсем ясадылар. “Самолет” һәйкәле янында китапханәчеләр оештырган “Әдәби дворик” оештырылды. Һәйкәлдән арырак пенсионерлар союзының активистлары килде. Алар скандинавия йөрүе белән шөгыйльләнделәр. БМП һәйкәле янында спорт бүлеге “Спортлы Татарстан” балалар өчен мәйданчык оештырды. Балалар йөгерүдә, качы белән приз кисүдә ярыштылар. Ә укучылар йортында шахмат уйнарга мөмкинчелек бар иде.

- Әлеге мәйданчыклар без атнасаен үткәрергә ниятлибез, - диде Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International