Баулы районында савучылар бәйгесе узды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бәйге “Кзыл-ЯР” җәмгыятенең җәйге лагере базасында үтте. Бәйгедә катнашучылар алдан бәйгенең теория өлешен уздылар, аннары гамәли өлешенә күчтеләр. Савучылар өчен саву аппаратын сүтү-җыю, сыер саву. Ә көтү җитештерү технологлары “киләчәк бозауларны җынландырдылар”. Байтарлар сыер тоякларын эшкәрттеләр,биохимия анализы өчен кан җыйдылар, ректаль тикшерү үткәрделәр.

Савучы хатыннар арасында беренче урынга Кзыл-Ярдан Наилә Гәниева лаек булды, икенче урынга – Николашкино авылыннан Наталия Макарова, өченче урынга – Татар Томбарлы авылыннан Регина Ситдикова. Көтү җитештерү технологлары арасында беренче урынга Урыстамактан Ирина Золотарева ия булды, икенче урынга – Кзыл-Ярдан Айгөл Миңнеәхмәтова, өченче урынга – Николашкинодан Вера Потапова. Байтарлар арасында беренче урынны Гаҗиҗҗән Сәлимҗанов алды, икенче урынны – Асемгөл Дәүләтбаева, өченче урынны – Әлфия Гудкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International