Төнлә - 3-8, көндез 15-20 градус җылы булачак.
Казанда төнлә 5-8, көндез 17дән 20 градуска кадәр җылы көтелә.
11 июньгә каршы төндә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явып узарга мөмкин. Термометр баганалары 7 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.