Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин оештыру комитеты һәм баулылар исеменнән оешмалар, хуҗалыклар җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, ветераннарга, район һәм шәһәр халкына бәйрәмне оештыру эшләрендә ярдәмнәрен күрсәткән өчен рәхмәт сүзен җиткерде.
Аннары район башлыгыбыз авыл хуҗалыгы эшчеләренең казанышларын санап китте һәм сайлаган эшләренә тугры булып калган һәм үзен аямыйча хезмәт күрсәткән өчен рәхмәтен белдертте.
Мәйданда тантаналы рәвештә районыбызның язгы чәчү һәм мал-туарның кышлау нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыкларны бүләкләү узды. ҖЧҖ “Берлек” (җитәкчесе Зөфәр Җәләев) җиңүче булып танылды. Кечкенә крестьян-фермерлар хуҗалыклары арасында - КФХ “Мөхәмәтшина” билгеләнде. Иң яхшылар арасында шулай ук ҖЧҖ “Николашкино” (Голнара Сәмикова), КФХ “Миннуллин Г.С.” (Геннадий Миннуллин), ҖЧҖ “Кзыл-Яр” (Фәрит Фәтхетдинов).
Рамил Гәтиятуллин районыбыз механизаторлары ярышларының җиңүчеләр исемнәрен игълан итте. 2015 елның язгы чәчүнең абсолют батыры булып Илсур Хәлфетдинов (КФХ “Исламгалиевлар”) танылды, ә яшь механизаторлар арасында чәчү батыры – Дмитрий Никуллин (ООО “Николашкино”). Аларга Сабантуй әләмен күтәрергә рөхсәт ителде.
Чәчү батырлары шулай ук 21 механизатор танылды: Рамил Гимаев (ҖЧҖ «Берлек»), Сирин Багаутдинов (ҖЧҖ «Кзыл-Яр»), Владимир Егоров (КФХ «Хазеев С.М.»), Баязит Гәфиятуллин (КФХ «Салимзанов В.Л.»), Нуриәхмәт Хәлиуллнн (КФХ «Бәкер»), Фәрит Гәлимов (ҖЧҖ «Нинколашкино»), Фраиз Фәррахов (КФХ «Мухаметшина Г.К.»), Айрат Гильмутдинов (КФХ «Исламгалиевлар», Гомәр Якупов из (ҖЧҖ «Хәнсвәр»), Сергей Егоров (ҖЧҖ «Берёзовские зори»), Рамил Шәйхутдинов (КФХ «Тагирзянов И. Г.»), Азат Кәримов (ҖЧҖ «Крым-Сарай»), Андрей Горожанкнн (ҖЧҖ «Поповка»), Мәгъсүм Искәндәров (КФХ «Гәззәлиев Х.Ф.»), Фәткулла Сәбиров (ҖЧҖ «Игенче»), Юрми Бәхтиаров (КФХ «Миннуллин Г.С.»), Сирин Зәаниев (КФХ «Гәйнутдинова»), Айдар Гәтиятуллин (КФХ «Салихов З.Г.»), Андрей Фёдоров (КФХ «Валиев Р.Р.»), Владислав Чернов (Баулы аграр колледжы) һәм Ринат Сәдыков (КФХ «Низамеев И.М.»).
Профессия буенча иң яхшылар: КФХ «Салихов башлыгы Замир Салихов, ҖЧҖ “Поповка” баш бухгалтеры Галина Филиппова, ҖЧҖ «Николашкино» баш икътисадчысы Людмила Романова, ҖЧҖ «Берлек» баш инженеры Фәтих Абдуллин, ҖЧҖ “Колос” баш зоотехнигы Аркадий Алексеев, ҖЧҖ «Кзыл-Яр» баш агрономы Ришат Фаррахов, ҖЧҖ «Николашкино» байтары Марат Белалов, КФХ «Хазеев С.М.» бригадиры Фәнис Валитов, ҖЧҖ “Берлек” фермасы мөдире Ривгат Сулейманов, СПК «Колос» орлыкландыручысы Светлана Макарова; савучылар - Вера Бикмаматова (СПК «Колос»), Гөлсем Юлдашева (ҖЧҖ “Берлек”), Наталия Макарова (ҖЧҖ «Николашкино»); СПК «Колос» дуңгыз караучысы Людмила Чокеева, бозау караучылары - Гәмбәрия Гәрифуллина (ҖЧҖ «Кзыл-Яр»), Тәнзиләя Кузьмина (ҖЧҖ «Поповка»), Светлана Портнова (КФХ «Хазеев С.М.»), Наталия Муртазина (ҖЧҖ «Берёзовские зори»), КФХ «Исламгалиевлар» симертү төркеме терлекчесе Радик Тәлипов, КФХ «Садыков Р.А.» сөт һәм сөт продукциясен эшкәртүче цех технологы Валентина Чепанова, Баулы район дәүләт байтар берләшмәсенең байтар-эпизоотолог Наталия Александрова. Иң яхшы сөт тапшыручы булып Хәнсвәр авылының Нургали Таҗетдинов һәм Новозареченск авыл җирлегеннән Фәрит Кадыргулов танылды. Иң яхшы гаилә фермасы - КФХ «Киямов» (Ахтям Киямов) билгеләнде.
Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе