Сабантуй алдыннан махсус яктыртучы утлар белән фонтан эшли башлады

2015 елның 6 июне, шимбә

Чарага бик күп баулылар, нәниләр чыкты. Алар алдында Венер Хайбрахманов һәм Саҗидә Әхмәтҗанова, «Асылъяр» вокал ансамбле, «Колибри» бию ансамбле, “Регион16” төркеме чыгыш ясадылар.

Фонтанны реконструкцияләүне «Баулынефть» НГТИ элекеге начальнигы Марат Залятов тәкъдим итте. «Татнефть» әлеге чара өчен 4,2 млн сум акча билгеләде.

Фонтанны ачуда катнашкан Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин шәһәребезнең бу бизәгенә сак кагылырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International