Искә төшереп китик, әлеге чара иҗтимагый туклану оешмаларында 18-31 май көннәрендә үткәрелде. Максаты – халыкларның милли ашлары үзенчәлекләрен популярлаштыру һәм саклап калу, төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгыту, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту.
Бу елны әлеге чарада 3 иҗтимагый туклану оешмасы катнашты:
1. «Татнефть-УРС» Баулы филиалының «Диетическая» 3нче санлы ашханәсе - чуваш кухнясы(Баулы)
2. «Колос» кафесы - рус кухнясы (Баулы)
3. «Бакыр Тау» кафесы - татар кухнясы (Исергәп авылы)
Урыннар болай билгеләнде:
· «Бакыр Тау» кафесы - 1 урын.
· «Колос» кафесы - 2 урын.
· «Татнефть-УРС» Баулы филиалының «Диетическая» 3нче санлы ашханәсе - 3 урын.