Сәбитовлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Габделәхәт абый һәм Бәдигөлямал апа күп еллар Баулы  транспорт идарәсендә эшләп лаеклы ялга китәләр. 

Сәбитовлар 3 акыллы, кешелекле бала тәрбиялиләр. Аларның һәрберсе  тормышта үз урынын тапкан, күп уңышларга ирешкән. Уллары Вәзих – әшмәкәр,  кызлары Римма – экономист, кече уллары Азат “ТрансСервис Баулы” идәрәсендә инженер булып эшли. Юбилярларның 7 оныклары бар.

Габделәхәт абый белән  Бәдигөлямал апаны  котларга  балалары, күп санлы туганнары, гаилә дуслары  да килгән иде. Чараны  Г.Абдуллина башкаруындагы музыкаль бүләк  тагы да  бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International