Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава көтелә. Татарстанның күпчелек районнарында яшенле яңгыр явуы ихтимал.

Төнлә республика буенча температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, көндез 20-25 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура 15-17 градус җылы, көндез – 21-23.

6 июнь төнендә республикада болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 8 градус җылы тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International