Бәйрәмдә капчыкларда сикерү, калакка йомырка куеп йөгерү, бәйләнгән күзләр белән шешә бәрү һәм башка бәйгеләр булды. Ә бүген лагерьдә “Наркотикларсыз яшәү” наркотикка каршы акция буенча спорт ярышлары узды. Чарада барлык отрядлар һәм тәрбиячеләр катнашты. Акцияне Алатырев Н.П., Шишкова Е.С. һәм Тохватуллина Г.З. оештырдылар. Балалар сикергеч белән һәм кыршау белән йөгерделәр, һ.б. Эстафетадан соң балалар футбол уйнадылар.