Балалар өчен китапханәчеләр мавыктыргыч программа әзерләделәр. Алар “Китап рюкзагы – ал да укы” дигән акциядә катнашырга чакырдылар. Шуның өчен балалар китаплары һәм журналлары белән тулган рюкзак, һәр китапка салынган бәяләмә бирү өчен дәфтәрләр әзерләделәр. Август аенда нәтиҗәләр булачак, һәм иң яхшы бәяләмә биргәннәрне бүләклиячәкләр.