1 июнь көнне сәгать 11:00 Поповка авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә “Без бәхетле планета балалары” балалар бәйрәмен үткәрделәр. Урамда бик кызу булганнан күрә, чараны мәдәният йортының фойесында үткәрделәр.
Балаларга кунакка Ириска, Куян, Кондыз, Пират, Төлке һ.б. кебек әкият геройлары килде. Балалар күптөрле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, татлы ризыклар белән бүләкләнделәр. Азакта асфальтта рәсем салу бәйгесе оештырылды.