Матур итеп бизәлгән мәйданчык, балалар җырлары һәркемне бәйрәмгә җәлеп итте. Төрле әкият геройлары булып киенгән алып баручылар, килгән балаларны бәйрәм белән котлап, шарлар бүләк иттеләр, уеннарда катнашырга чакырдылар.
Балалар өчен оештырылган сабантуй, авыл сабантуеннан аерылмады. Балалар атта да чаптылар, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, аркан да тарттылар. Шулай ук "Бу музыка кайсы мультфильмнан", "Әкият героен таныгыз" кебек уеннарында да балалар бик актив катнаштылар. Бәйрәм бик матур, күңелле үтте, барысына да ошады.
Эльвира Әхмәтҗанова, Татар Томбарлы авылы китапханәсе мөдире.
bavly-cbs.ru