Тоймазы шәһәрендә киокусинкай каратэсы буенча ярышлар узды

2015 елның 31 мае, якшәмбе

31 май көнне Башкортстанның Тоймазы шәһәрендә киокусинкай каратэсы буенча ярышлар узды.

Башкортостан Беренчелеге Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Барлыгы Октябрьский, Тоймазы, Шаран, Баулы шәһәрләреннән 150 спортчы катнашты.

Баулыдан 8 спортчы катнашты. Бергә бер көрәш нәтиҗәләре буенча үз яшь һәм авырлык категорияләрендә Фәрид Ибраһимов өченче урын, Рәсил Гәлимов һәм Ансель Сәхибуллин – икенче, Альберт Хафизов – беренче урыннар яулап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International