Татарстанда #Эковесна2026 конкурсы старт ала

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Ул экологик марафон форматында 1 апрельдән 24 майга кадәр узачак. Катнашучыларны тематик атналар, иҗади биремнәр һәм алты номинациядә җиңү өчен көрәшү мөмкинлеге көтә. Конкурс туган ягыбызның чисталыгына һәм экологиясенә өлеш кертергә әзер булган һәркем өчен оештырылды. Анда шәхси экоактивистлар да, шулай ук гаиләләр, командалар, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар да катнаша ала.

Конкурс номинацияләре:
"Экопомощник" — шәхси катнашучылар өчен
"Экоберләшмә" — коллективлар һәм оешмалар өчен
"Экосемья" — гаилә командалары өчен
"Экокоманда" — дустанә һәм корпоратив командалар өчен
"Экопартнерлар" — иганәче оешмалар һәм партнерлар өчен
"Иң яхшы муниципаль берәмлек" — республика шәһәрләре һәм районнары өчен
Марафон календаре:
Конкурсның һәр атнасы аерым экологик темага багышлана. Катнашучыларга биремнәрне үтәргә һәм хисапларны бастырып чыгарырга туры киләчәк.

1-7 апрель "Канатлыларга ярдәм ит" сыерчык оялары һәм җимлекләр ясау һәм элү

8-14 апрель "ЗооЗабота" хайваннар өчен приютларга ярдәм
15-21 апрельдә "Җиргә бакча бүләк ит" яшел үсентеләр утырту
22-28 апрель "Табигать язмышы безнен кулларда" экологик чаралар
29 апрель – 5 май "Тынычлык, хезмәт, май " территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү
6-12 май "Безнең Геройлар янәшәдә яши" тематик экологик акцияләр
13-19 майда "Без чүпне аерым җыю өчен" икенчел чималдан Мастер-класслар, макулатура җыю, иске кием тапшыру
20-24 май "Чиста су " сулыкларны һәм яр буйларын чистарту

Ничек катнашучы булырга:
Марафон биремнәрен атна тематикасына туры китереп башкарырга.
Башкарылган биремнәр турында хисапларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге ачык битендә #ЭкоВесна2026 хэштегы өстәп бастырырга. Атна саен язмаларга сылтамалар белән хисапларны оештыручының электрон почтасына җибәрергә: Eco.pros@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International