Баулы сарыгын Чаллыга алып киттеләр

2015 елның 30 мае, шимбә

Шалты авылына төрле шәһәрләрдән һәм күрше авыларыннан кунаклар килделәр. Бәйрәм географиясе киң булуы уеннарда катнашканнар һәм җиңгәннәр буенча билгеләп булды. Мәсәлән, милли көрәштә үз көчләрен баулылар гына түгел, ә Яр Чаллы, Әлмәт, Башкортостан, Ырынбур өлкәсе батырлары сынаштылар. 115 килограммлы сарыкны Яр Чаллыда яшәүче 95 килограммлы көрәшче Ильдар Хәмитов алып китте. Ә баулылы Ильмир Сәбиров 80 килограммгача булган көрәшчеләр арасында беренче урын яулап алды. Бәйрәмнең баш батыры – игенче танылды.

Шалтылар алдындаТатарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International