Иртән Казан-Ырынбур трассасының 380нче километрында Баулы һәм Бөгелмә шәһәрендә яшәүчеләр катнашында юл фаҗигасы теркәлгән. Баулы ЮХИДИ бүлеге “Хезмәткә дан” газетасына хәбәр иткәнчә, 42 яшьлек Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз “Шкода” транспорт чарасы белән идарә иткәндә, узу максаты белән каршы юлга чыгып куркынычсыз ян арасын алмаган. Нәтиҗәдә каршы килүче ВАЗ-2114 машина белән бәрелешкән. ВАЗ машинасында булган Шалты авылында яшәүче 1940 елгы хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән соң вафат булды.