Баулы районының мәктәп командалары арасында футбол ярышы узды

2015 елның 29 мае, җомга

Ярыш ике ел рәттән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны, якташларны искә алу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район яшьләрен берләштерү, таныштыру, үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан чыгып үткәрелә. 

Уенда Татар Кандызы, Яңа Чүте, Шалты мәктәп командалары катнашты. 1нче урынны Татар Кандызы укучылары алды (5 мең сум), 2нче урынны Шалты командасы (3 мең сум), 3нче урынны Яңа Чүте (2 мең сум) укучылары яулады. Барлык командалар да грамоталар белән бүләкләнделәр. 

Командалар ярышка иганә ярдәме күрсәткән, оештырган Татар Кандызы Илфат һәм Илшат Сибгатовка рәхмәт җиткерә. Ярышны уздыруга Татар Кандызы мәктәбе коллективы, медпункт һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш керткән.

 

Хезмәткә дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International