Рейтинг 1 июньнән 31 августка кадәр балалар белән яшәү өчен кунакханәләрне броньлау мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнгән.
Балалар белән җәйге ял өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре исемлегенә Сочи, Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү, Анапа, Түбән Новгород, Севастополь, Геленджик, Ялта һәм Бөек Новгород кергән.
Туристлар балалар белән Казанга җәйгә сәяхәткә уртача 4 көнгә барырга җыена һәм яшәү өчен тәүлегенә 3,1 мең сум чамасы сарыф итәчәк.
Россиялеләр, балалар белән бергә ял итү өчен, Россия шәһәрләрендә һәм курортларда кунакхнәләрне 6 көнгә броньга калдыра һәм яшәү өчен 3,5 мең сум сарыф итәчәк, бу чит илдә ял итүдән 40 процентка арзанрак.
Туристлар балалар белән Сочига уртача 10 көнгә бара, ә Санкт-Петербургка – 5 көнгә. Сочида кунакханәдә яшәү өчен тәүлегенә 3 мең сум сарыф ителәчәк, ә Санкт-Петербургта – 3,8 мең сум.