Мәктәп сайты хәбәр иткәнчә, спектакльне ТРның атказанган мәдәният эшчесе Фәхриев Миргалиян Миргазиянович куйды.
Пьесада изгелек явызлыктан, көннәшүдән көчлерәк турында әйтелә. Мэрига көннәшкән кызлар аны үтерергә ниятләгәннәр, ләкин алар Мэрины башка яктан күрделәр. Бичара кызның әнисе юк, әтисе һәрчак эштә, Мэри хуҗалыкны үз өстенә алган һәм ике бертуган энесен карый икән. Нәтиҗәдә Мэрига барасыды ярдәм күрсәтәселәре килә башлый. Безнең яшь артистларга иҗади уңышлар теләп калабыз, ә театраль түгәрәкнең җитәкчесенә Фәхриев М.М. зур рәхмәт!