Баулының 10нчы сыйныф укучылары хәрби-кыр җыюларыннан грамоталар алып кайттылар

2015 елның 29 мае, җомга

Әлеге җыюлар елсаен Баулы районының 10нчы сыйныф укучылары арасында Бакалы авылы янында уза. Чарада егетләр генә катнаша. Менә бу елны да җыюлар өч көн дәвамында булдылар. Шул вакыт эчендә егетләр чатырларда кундылар, хәрби хәзерлекләрен күрсәттеләр. Кичә чара уңышлы гына тәмамланды.

1нче мәктәп уңышлары турында Ирина Гимазетдинова хәбәр итә. Альберт Мазитов гранат ыргытуда һәм 100метр озынлыкта йөгерүдә 2 урын алды. Салават Юнусов противогаз киюдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ә Салават Галиуллин АКМ автоматыннан ату буенча икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International