Рамил Гәтиятуллин: “Мондый очраклар кабатланмаска тиеш”

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

“Хезмәткә дан” газетасы эш белән чит илгә киткән Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин белән элемтәгә чыгып, Баулы базарында бәрәңге сатырга теләгән олы яшьтәге бабай белән булган очракка комментарий . бирергә сорады.

“Бу фаҗига минем ачуымны нык китерде. Әлеге булган очракка хокукый бәя тикшерү әгъзәләре бирәчәкләр. Ләкин башка – бәрелешнең этик аспекты да бар бит әле монда - өлкән яшьтәге кешеләргә дорфа дәшү, үзеңне дорфа тоту берничектә кабул итергә ярамый. Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән тулаем килешәм. Безгә барыбызга да үткән фаҗига дәрес булып калырга тиеш. Кешеләргә, аеруча хезмәт ветераннарына, кешелекле, хөрмәтле булу безнең турыдан туры бурычыбыз. Вафат булган Зәйнулла абый Әбрәев гаиләсенең кайгысы белән уртаклашам. Иң якын арада эшмәкәрлек берләшмәсе һәм депутатлар корпусы белән үз бакчаларыннан азык-төлекне сатырга алып килгән пенсионерларга урыннар әзерләү буенча сорау карарга кирәк. Охшаш очраклар башка булмас өчен без барысын да эшләргә тиешбез”, - диде Баулы районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International