Тәре авылда туып яшәүче Александр Звегинцев ярдәмендә барлыкка килде.
- Безнең авыл таркалу хәлендә, - ди Александр Звегинцев. – Авылдан яшьләрнең китүе дә сер түгел, алар өчен монда киләчәк юк. Авылда иң ныклылар гына калды, һәм безгә авылның юкка чыгып баруы бик кызганыч.
- Шуңа күрә, авыл уянсын, күтәрелсен өмете белән, авылда әлеге Табыну тәресен урнаштырдылар, һәм бу елдан башлап Троица бәйрәмен аныд белән бергә каршыларбыз, - ди Александрның бертуган апасы Валентина Королькова.