Баулыда хәрби-кыр җыемы уза

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Призывка кадәрге яшьтә егетләр хәрби хәзерлек нигезләренә өйрәнәләр. Укулар оештыру, теоретик һәм гамәли өлешләрдән тора. Уку елы азагында Баулы районында елсаен хәрби җыелмасы үткәрелә. Әлеге чарада егетләр үз физик хәзерлеген һәм хәрби сәнгате өлкәсендә белемнәрен тикшерделәр.

-          Программага автоматны җыю-сүтү, магазинны патроннар белән тутыру, чатыр урнаштыру, автомат белән кросс һәм урында ориентирлашу. Балалар 10 ел дәверендә мәктәптә алган белемнәрен күрсәтәчәкләр, - диде 5нче мәктәп укытучысы Равил Ибраһимов, лагерь начальнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International