“Китап диңгезләре пиратлары, яисә хәзинәләр артыннан” библиокешингы

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Библиокешинг – уен (грек теленнән тәрҗемә иткәндә “библио” – китап һәм инглиз сүзе “кэш” – яшерен урын)

Сценарий буенча 2нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары ике төркемгә бүленделәр, капитианны сайлап алып хәзинә эзләүгә керештеләр.

Хәзинәне тапкач, уенда катнашучылар уку залында җыелдылар. Ләкин сандыкны ачыр өчен, төп сүзне табырга кирәк иде. Бу биремне дә балалар җиңел үтәделәр.

Сандыкны ачкач, балалар, иң кирәкле хәзинә КИТАПЛАРДА – ул БЕЛЕМ икәнен белделәр.

Уенда катнашкан балалар сертификат һәм татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International