"Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бар икән, ни өчен шулай эшләмәскә ди. Хатын-кызлар өчен, һичшиксез, катгый эш графигы авыррак. Шуңа да алар өчен кыскартылган эш көне уңайлы булыр иде. Без бу тәҗрибәне өйрәнеп карыйбыз. Кирәк булган очракта, без төбәкләргә җомга көнне хатын-кызлар өчен сәгате кыскартылган эш тәкъдим итәргә әзер. Бу хезмәт турындагы законнарда бар һәм төбәкләрнең вәкаләтләре моны эшләргә рөхсәт итә", - ди Рязанский.
Җәмәгать палатасында Россия хатын-кызлары өчен җомга көнне эш сәгатен кыскарту башлангычы белән кызыксынганнар инде. "Минемчә, бүген әлеге тәкъдим закон чыгару башлангычы булырга хокуклы", - дип белдергән Җәмәгать палатасының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм гражданнарны тормыш сыйфаты комиссиясе рәисе Владимир Слепак. Аның сүзләренчә, закон чыгару башлангычы якын арада эшләнәчәк.