Әлеге чара республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыныннан чыгып игълан ителгән.
- Безнең Татар Кандызы мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы бу чаралардан читтә калмады, - дип хәбәр итә мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин. - Мәктәп тирәсенә 45 төп зәңгәр чыршы утыртылды. Чыршы үсентеләрен алып кайтучы авылдашыбыз Сабиров Раиль Равилевичка ныклы исәнлек теләп, мәктәп коллективының олы рәхмәтен җиткерәм.
""Хезмәткә дан", фото: «Кандыздан без!», vk.com