Узган ел эшче төркемнең 3 утырышы уздырылган. Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергның “Бөтенроссия VI Сабан туен оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитетын булдыру турында” боерыгы проекты әзерләнгән. Оештыру комитеты җитәкчесе итеп, өлкәнең вице-губернаторы – Хөкүмәт рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары Олег Димов билгеләнгән, рәистәше — вице-губернатор-Хөкүмәт рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Павел Самсонов.
Искәртеп үтәбез: Бөтенроссия авыл Сабан туе 2010 елдан бирле Россиянең төрле төбәкләрендә уздырыла. 2010 елда милли бәйрәмне Самара өлкәсендә, 2011 елда Чувашия Республикасында, 2012 елда Чиләбе өлкәсендә, 2013 елда Пермь краенда, 2014 елда Волгоград өлкәсендә үткәрелде.