Сугыштан соң Мәхдүмә Хәрисовна педагогик институтын тәмамлап, Яңа Чүте авылында укытучы булып эшли башлады. Лаеклы ялга Мәхдүмә апа Кзыл-Яр мәктәбеннән китте. Стажы – 40 ел. Мәхдүмә апада 4 бала, 9 онык һәм 7 оныкчасы бар.
Ветеранны юбилей белән котлар өчен район башлыгы урынбасары М.Г.Хәсиятуллин килде. Ул Россия Президентыннан килеп ирешкән котлау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.