СПИДка каршы көрәш

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Белгәнебезчә, кеше бик күп авыруларны үз контроле астына ала алды, ләкин СПИД вирусына каршы бернинди вакциналар да булышмый.

Хәзерге вакытта СПИДка каршы актив көрәш халык арасында дөрес информацияне таратуга нигезләнеп бара. СПИДка каршы профиклактика эшләренәТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе дә кушылды.

Һәрбер кеше әлеге куркыныч авыруга каршы көрәшкә үз өлешен кертә, яки бу авыруның корбаннарына мораль ярдәм күрсәтә ала.

Әгәр сездә сораулар туса, курыкмагыз һәм сорарга оялмагыз.

Шалтырагыз, СПИД үзәге ышаныч телефоны: (843) 238-40-70

Видеороликлар карагыз: https://www.youtube.com/watch?v=kNk8s-FazaY&list=PL5JCnYr6t9HCCysyuOz2HeOAYakxhzO7J

Яки сайтка керегез: http://www.infospid.ru/index.php?cat=z

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International