Балалар “Баулы – минем туган ягым” һәм “Табигать бүлеге” экспозицияләре белән таныштылар, Баулы районы тарихы һәм Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә белән кызыксындылар. Аеруча укучылар өчен 1991 елда бер районның ике мөстәкыйль – Ютазы һәм Баулы – районнарына бүленүе турында тарихи фактлар кызыклы булды.