Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе 26 июльдә Бөрбаш авылында узачак

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
26 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар сабантуе үткәреләчәк.

Быел ул сигезенче тапкыр уздырыла. Сабан туена Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә мөселман балалары җыелачак.

Алар өчен төрле конкурс һәм викториналар, милли бәйгеләр оештырылачак. Балаларны шулай ук сый-хөрмәт һәм кыйммәтле бүләкләр дә көтә, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International