Баулыда «Игътибар, балалар!» акциясе башланды

2015 елның 15 мае, җомга

Бүген «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар 15нче майдан 15нче июньгә кадәр дәвам итүче акциядә катнаштылар. Алар тәрбиячеләре озатуында юл патруль хезмәте инспекторы белән автомобиль юлына машина йөртүчеләр белән аралашырга чыкты. Балалар  үзләре белән таныштырып, өлкәннәргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген әйтеп, үзләре ясаган рәсемнәр, язган хатларын тапшырдылар.  25 ел водитель  стажы булган баулылы Владимир Павловка да нәниләр юл кагыйдәләре турында әйттеләр.

Мондый акцияләр ешрак булса да комачау итми , җәйге каникуллар башланыр алдыннан бигрәк тә, диде ул үз чиратында.

Шулай ук мондый чара 40 елдан артык руль артында булган Рафаил Зиннәтуллин күңеленә дә хуш килде. Ул да үзенең балалары һәм оныклары булуын, һәрберсенең көн саен руль артына утыруын әйтте.

Акция бигрәк тә балалар катнашында булганга үтемле, диде ул.

 Бу хакта сез тулырак 19 майда Баулы телевидениесенең «Хәбәрләр» чыгарылышында карый алачаксыз.


Индира Сәйфуллина, "Слава труду"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International