Баулыда сквер төзүе башланды

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

2015 ел Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы булып игълан ителде. Әлеге программа кысаларында Баулының төньяк-көнбатыш өлешендә Нефтянниклар проспекты һәм Татарстан урамы буйлап та сквер төзүе башланды. Проект белән килешеп сквер түшәлгән таштан үзәк аллея формасында булачак. Шулай ук ял итү һәм балалар мәйданчыклары да каралган. Аллея буйлап утыргычлар, фонарьләр, чүп савытлары булачак, агачлар, куаклар, чәчкәләр утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International