Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча төнлә һәм иртән томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин. Көндез ТР буенча һәм Казанда кыска вакытлы яшенле яңгыр, көньяктан, көньяк-көнбатыштан 18 м/с тизлектә җил (Казанда – 15 м/с).
Төнлә температура 6-11 градус җылы тәшкил итә. Көндез 14 майда 16-21 градуска кадәр җылытачак.
Казанда яшен, 15м/с тизлектә җил. Төнлә 8-11 градус җылы, көндез – 18-20.
15 май төнендә Татарстна буенча урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Температура 8-13 градус җылы тәшкил итәчәк.
17 майга кадәр Татарстан территориясендә урмананрда янгын чыгу куркынычы зур (4 класс), дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.