12 көнне китапханәчеләр Октябрь мәйданына чыктылар. Алар үтеп баручы балаларга “Сез Үзәк балалар китапханәсе кайда икәнен беләсезме?” дигән сорау бирделәр. Дөрес җавап кайтканда – һава шарын бүләк итеп бирделәр, дөрес булмаган җавап очрагында – китапханәгә чакыру.