Баулының Октябрь мәйданында “Мәңгелек полк” узды

2015 елның 9 мае, шимбә

Парад зур экранга трансляцияләнде.

Бәйрәм мәйданын йолдызлы кызыл әләм һәм георгий тасмасындагы төсләргә кергән тукыма белән Ан-2 очкыч әйләнде.

Чара Мәңгелек ут янында дәвам итте. Ветераннарга рәхмәт һәм котлау сүзләре белән Баулы район башлыгы Рамил Гатиятуллин, ТРның Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин, Ирек Салихов, Советлар Союзы Герое Гавриил Евсеевның бәйрәмгә Ерак Көнчыгыштан кайткан улы Николай Гавриилович, Бөек Ватан сугышы ветераны Ярослав Марущак чыгыш ясадылар.

Баулылар якташлары истәләген  дәшмәү минуты белән хөрмәтләделәр, һәйкәлгә чәчкәләр һәм таҗлар куйдылар.

Гадәттәгечә, митинг Билгесез солдат янында тәмамланды.

Фәрида Зыярова, "Хезмәткә дан"

Айгөл Ахмедова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International