Баулы ветераннарын яңа фатирлары белән ТРның Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин да котлады.
Баулы районында сугыш ветераннарына торак тәэмин итүнең республика программасы буенча торак өчен субсидия 350 кеше алган.
Фатирларда барлык шартлар да каралган. Тыл хезмәтчесе Вәлия Садыйкова өй туе көнендә кунаклар кабул итте. Ул дүрт баласын тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә аның алты оныгы һәм биш оныкчысы бар.
Күпчелек ветераннар шатлыктан күз яшьләрен качыра алмадылар.
Елена ДӘҮЛӘТОВА, "Хезмәткә дан"