Чара Баулының “Шәүлегән” шифаханәсендә оештырылды. Бүгенге көндә «Баулынефть» НГТИда 769 пенсионер, шулар арасында 7 сугышта катнашканнар, 59 тыл хезмәтчеләре һәм 56 сугышта катнашканнарның тол хатыннары теркәлгән.
Бәйрәмдә Баулы районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, «Баулынефть» идарәсенең баш инженеры Андрей Лаптев һ.б. булдылар.
Бәрәм табыны алдында ветераннар үткәннәрне искә төшерделәр, концерт тыңладылар.