Бәлаләргә юлыкмас өчен, янгын куркынычсызлыгы буенча төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- Җиңел кабынып китүче төзелешләр һәм корылмалар янында ут кабызмаска. Чүп-чарны яндырырга катгый тыела, чөнки янгын якындагы төзелешләргә күчәргә мөмкин.
- Тиз янып китүчән корылмалар, әйберләр янында электрлы җылыта торган җиһазларны урнаштырмагыз, бик сак булыгыз. Аларны беркайчанда игътибарсыз калдырмагыз, артык кыздырмагыз.
- Бервакытта да бозык пичләр белән кулланмагыз.
- Балаларга шырпы һәм кабызгыч белән уйнарга катгый тоела. Балаларны игътибарсыз калдырмагыз.