Ул 1925 елның 18 гыйнварында туган. Бөек Ватан сугышын үтте. Мөҗәгыйть Гәязович 3нче Белорусс фронтында сугышкан. Кече лейтенант булган, взвод командиры. Күп еллар сугышта булган өчен “Кызыл Йолдыз” Ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәт күрсәткән өчен”, “Кенинскбергны алган өчен”, “Германияне Җиңгән өчен”, “Японияне Җиңгән өчен” һ.б. медальләр белән бүләкләнде. Кызганычка каршы, 1984 елның 17 октябрендә ул вафат булды.