Мәктәп яңалыклары

2015 елның 4 мае, дүшәмбе

Миргәзим Йосыпович 1912 елның 10 ноябрендә туган. Ул Бөек Ватан сугышын 1941 елдан 1945 елгача үткән. Ул Смоленскны яклау сугышында пулеметчы буларак осталык күрсәткән. Берничә тапкыр яраланган. Ләкин, аңа карамастан, сугышның азагынача барган. Ватан сугышының 2нче дәрәҗәле Ордены, “Германияне 1941-1945 елларның Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнде. Шәрипов Миргәзим Йосыпович 1997 елның 30нче июлендә 85 яшендә вафат булган. 

edu.tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International