Әлеге атнаның төп темасы – юлларда балаларның куркынычсызлыгы. Бүген шәһәрнең үзәгендә Баулының ЮХИДИ бүлеге 1нче санлы мәктәп укучылары белән бергә акция оештырды. Яшь инспекторлар җәяүле йөрүче балаларны туктатып юлда дөрес йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук аларга басмалар, куен дәфтәрләр һәм көндәлекләр тараттылар.
Айгөл Идиятуллина, "Хезмәткә дан"