Әлеге эшлекле уен 28 апрель көнне КФУның Алабуга институтында узды. Уенда Алабуга, Яр Чаллы, Зәй, Баулы шәһәрләре укучылары катнашты. Укучылар үз оешмалары турында презентация күрсәттеләр, фирманың үзенчәлеге турында сөйләделәр, икътисади һәм тармак өстенлекләрен дәлилләделәр.