Ана капиталын шулай ук ике балалы һәм артык булган гаиләләр куллана ала. Ләкин аның чикләнүләре дә бар. Мәсәлән, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган бала 2007 елдан иртә түгел һәм 2016 елдан соң туган булырга тиеш. Ә бирелгән акча белән гаилә балага 3 яшь тулганнан соң гына куллана ала. Яңа, тиздән имзаланучы канун, бу вакытны көтмәскә рөхсәт итәчәк һәм 20 мең сумын хәзер үк алырга мөмкин булачак. Әлеге сумманы теләсе нинди ихтыяҗларга сарыф итәргә булачак.
Әлеге акчаны алыр өчен, гражданнарның Күпфункцияле Үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль бүлегенә барып гариза язу кирәк. Вакыты чикләнгән – 2016 елның 31 мартына кадәр.
rg.ru