Баулыда терроризмга каршы комиссия утырышы узды

2015 елның 1 мае, җомга

Террористик һәм экстремистик характерлы очракларны кисәтү һәм тыю, Җиңү бәйрәменә багышланган иҗтимагый-сәяси һәм бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча сораулар каралды.

Комиссия карарында оешмаларның җитәкчеләренә киңәшләр бирелде. Аеруча янгынга каршы куркынычсызлык чаралары билгеләп үтелде.  Вәхшилек кыланышын, һәйкәлләрне мыскыллавын булдырмау буенча өстәмә чаралар каралды. Бәйрәм көннәрендә җаваплы әгъзәләрнең кизүлеге оештырылды.


Азат ЗИННУРОВ, "Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International