Беренче май белән!

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Быел 85 еллыгын билгеләп үтәчәк Баулы районы үзенең хезмәт ияләрен онытмый һәм бәяли, аларның хезмәт уңышлары белән горурлана. Илнең икътисади үсеше өчен ышанычлы нигез булдырган хезмәт ветераннарына аерым зур рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиткерәм. Өлкән буын кешеләре өчен әлеге бәйрәм аеруча якын һәм кадерле.

Язгы өмәләрдән читтә калмаган, уртак көч белән торак пунктларда чисталык һәм тәртип булдырган якташларыма да чын күңелемнән зур рәхмәт белдерәм. Шәһәребез һәм авылларыбыз май бәйрәмнәрен матур һәм якты булып каршы ала.

Барлык баулыларны 1 майга багышланган тантаналы йөрештә катнашырга чакырам. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, Россия һәм Татарстан үсеше өчен куйган хезмәтләрегездә уңышлар телим.

 


Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International