Баулы районы башлыгы ветераннар белән киңәшмә үткәрде

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Төп тема, әлбәттә, май бәйрәмнәре һәм Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү. Рамил Гатиятуллин ветераннарны чаралар планы белән таныштырды. Ветераннарның җитәкчеләргә яңадан сорау бирү мөмкинчелеге туды.

Мәсәлән, Мохтар Авзалов, Баулының үз балык хуҗалагы була торып, башка шәһәрләрдән килгән балыкны алу мәсьәләсе борчый. Нефтьчеләрнең ветеран оешмасы рәисе Чолпан Фәтхуллин Баулының берәр урамын Советлар Союзы Герое Гавриил Евсеев исеме белән атарга тәкъдим итә. Шулай ук медицина ярдәмен күрсәтү буенча сораулар каралды.


Елена Дәүләтова, "Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International