Конкурста катнашучылар беренче өлештә язучының тормыш юлы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.
Икенчне өлештә шигьри табышмакларга җавап эзләделәр.
Өченче өлешендә Г.Тукайның әкият исемнәрен иҗекләрдән төзеделәр.
Конкурсның соңгы өлешендә гаиләләр нинди дә булса әсәрне сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш булдылар.
Балалар да, ата-аналар да югалып калмадылар, конкурста бик актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, ике бал аерма белән Галиевлар гаиләсе җиңүче булды. Эльвира Хәкимовна конкурста катнашучыларга рәхмәт әйтеп, ике командага да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чара Габдулла Тукайның "Тылсымлы сәхифәләр" дискындагы мультфильмнар карау белән тәмамланды.
Чарада 7 кеше катнашты, 6 китап бирелде.
Әхмәтҗанова Эльвира Хәким кызы, китапханә мөдире.
bavly-cbs.ru