Вилена 10 ел элек Баулы шәһәрендә туган. Сигез ел элек Хикматуллинар гаиләсе Баулыдан Казанга күчеп китте. Баулы районы Алексеевка авылында Виленаның әнисе ягыннан әби белән бабасы, туганнары яшиләр.
Вилена өч яшьтән сәхнәдә. Ул күпсанлы халыкара гүзәлләр бәйгесендә катнашучы, аларда төрле титуллар яулап алган. Вилена шулай ук “Голос. Дети” проектында да катнашкан. Бу елны Мәскәү һәм Рязань шәһәрләрендә вокал буенча узган бәйгеләрдә беренче урын яулап кайткан.
Ә бу көннәрдә Виленаның әтисе Гәзинур Хикмәтуллин “Хезмшткә дан” газетасына сөенеч хәбәр җиткерде: аның кызы “Балалар Яңа дулкыны-2015” халыкара бәйгесенең финалисткасы булды. Бәйге август аенда Артекта узачак.
Айгөл Идиятуллина
"Хезмәткә дан"